Декабрьнең 1 сеннән 31 енә кадәр Татарстанда 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның иң яхшы корреспондентлык пунктына конкурс бара. Әлеге музей Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә якташларыбыз – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре истәлеген мәңгеләштерү, музей, архив һәм китапханә коллекцияләренең, эзтабарлар отрядлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның һәркемгә ачыклыгын тәэмин итү максатларында төзелгән иде.
«Иң яхшы корреспондентлык пункты» конкурсы район корпунктларының 2015 ел дәвамында1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның контентын формалаштыруда катнашу дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Конкурс комиссиясе http://tatfrontu.ru/ сайтында урнаштырылган барлык мәкаләләрне карап тикшерәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте