«Алабуга «уймагы» конкурста төп бүләккә лаек булды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

«Алабуга «уймагы» («Елабужская муха»)  «Туристларга – истәлек» бөтенроссия фестиваль-конкурсында «Музейдан бүләк» номинациясендә төп бүләккә лаек булды.  

27-28 ноябрьдә  Ярославльдә  конкурсның йомгаклау этабында Алабуга музее хезмәткәре Екатерина Харина «Алабуга «уймагы» бренд сувенирын тәкъдим итте.  

Конкурска барлыгы Россиянең 67 төбәгеннән  1300 гариза керде, шуларның 285 е финалга чыкты, алар 12 номинациядә карап тикшерелде. 

«Уймак» рюмканың тарихы революциягә кадәрге чорга барып тоташа. Ул вакытта трактирларда беренче рюмканы бушлай салып бирү гадәте була. Зыянга эшләү булмасын өчен, трактирчылар 10-15 мл сыйдырышлы рюмка куллана башлыйлар.  Кечкенә булганга, аны «уймак» («муха») дип йөртәләр.  Рюмканың оригиналы музей-тыюлык фондында исәпләнә һәм  «Трактир» музей-театры экспозициясендә куелган.

Музей-тыюлык сувенирга патент алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International