Режиссер Светлана Серованың «Овертайм» фильмы Миланда 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр уздырылган FICTS FEST 2015 XXXIII Бөтендөнья спорт кинофестивалендә катнашты.
«Овертайм»да режиссер Татарстанда коляскадагы кешеләрнең баскетбол уйнау спорты белән шөгыльләнүе, аның үсеше, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль тернәкләндерү мәсьәләләрен күтәрә.
«Овертайм» фильмы фестивальдә «Кеше һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте