Казанда Н. Лобачевский исемендәге V халыкара шигърият фестивале уздырыла

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

27 – 29 ноябрьдә Казанда Н. Лобачевский исемендәге V халыкара шигърият  фестивале уздырыла.

Фестиваль 2011 елдан үткәрелә һәм ул традиционга әйләнде инде. Бу – математик, заманында Казан университетының ректоры булган, Евклидныкы булмаган геометриягә нигез салган галим исемен йөртә торган дөньяда бердәнбер әдәби фестиваль булып тора.   

 «Евклидныкы булмаган геометриянең сәнгати фикерләүгә йогынтысы» конференциясендә философия, культурология, тарих, табигать, математика һәм филология фәннәре чигендәге мәсьәләләр карап тикшереләчәк. Конференциядә шагыйрьләр, математиклар, фәлсәфәчеләр, филологлар катнашачак.

Казан университеты  музеенда  фестивальнең ачылышы һәм «Евклидныкы булмаган»  шигърият кичәсе була. Анда шагыйрьләр, алар карашынча, «Евклидныкы булмаган», ягъни шигърият кысаларыннан читкә чыга торган әсәрләрен укыячак. 

 «В. Аксёнов музей-йорты» мәдәният үзәгендә кунаклар белән иҗади очрашулар һәм укучыларга  яңа китаплар тәкъдим итү була.  

Фестивальнең мәдәни программасына Казан Кремле һәм Иске татар бистәсе  буйлап җәяүле экскурсияләр, КФУ музее экспозициясе белән танышу керә.  Фестивальгә кунак булып Мәскәү шагыйрьләре Владимир Губайловский, Сергей Шестаков, Михаил Квадратов, Слава Харченко, Михаил Квадратов, Санкт-Петербургтан Дима Григорьев, Сева Гуревич, Евгений Мякишев, Андрей Полонский, Настя Романова һәм башкалар киләчәк.

Казаннан Алексей Остудин, Денис Осокин, Глеб Михалёв, Наил Ишмөхәммәдов, Айрат Бик-Булатов, Натан Солодухо, Нури Бурнаш, Вадим Гершанов, Вера Хәмидуллина,  Лилия Газизова һәм башкалар катнашачак.

ligazizova@mail.ru, т. +7 960 047 16 12

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International