Ноябрьнең 9 ыннан 19 ына кадәр Өстәмә белем бирү институтының мәгълүмати-китапханә эшчәнлеге факультетында Татарстан үзәкләштерелгән китапханә системалары китапханәчеләре өчен «Һәркемгә ачык тирәлек»: муниципаль китапханәләр шартларында гамәлгә ашыру проблемалары» һөнәри үсешнең өстәмә мәгърифәти программасы гамәлгә ашырыла.
Китапханәчеләр сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне мәгълүмат белән тәэмин итү буенча китапханәләрдә алып барыла торган эшчәнлекнең норматив-хокукый базасы, һәркемгә ачык мәгълүмати киңлек формалаштыру ысуллары белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте