21 ноябрьдә джаз җырчысы Ив Корнелиус (АКШ) һәм Иван Фармаковский (Россия) концерты белән Казан Ратушасында яңа «Hotel de ville» музыка фестивале ачыла. Казан мэриясе ярдәме белән башлап җибәрелгән фестиваль, бер яктан, джаз һәм классик музыканы популярлаштыруга, икенче яктан, Дворян собраниесенә (XIX гасырда хәзерге Ратуша шулай аталган) шәһәрнең иң зәвыклы концерт залы дигән данын кире кайтаруга хезмәт итәргә тиеш. Концертлар «кышкы» сезон дәвамында айга бер тапкыр оештырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте