Ноябрьнең 16 сыннан 18 енә кадәр «Мир» кинотеатрында Азәрбайҗан киносы көннәре узачак. Беренче көнне Тофигъ Тагизадәнең «Ерактагы ярларда» дигән фильмы күрсәтелә. Бу фильмда Бөек Ватан сугышы елларында Италиядә фашистларга каршы көрәшкән азәрбайҗанлы разведкачы турында бәян ителә. Тамашачылар шулай ук Эльдар Кулиевның «Бабәк» дигән картинасын карый ала. IX гасырда милли-азатлык хәрәкәтен җитәкләгән Бабәкнең шәхси батырлыгы турында сөйләүче бу фильм күпләргә кызыклы булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте