«Татар моңы» халыкара конкурсының төп этабы башлана

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының төп этабы башлану турында хәбәр итә.

Конкурска быел барлыгы 302 гариза керде. Шуларның  156 сы – Россия төбәкләреннән, 146сы – Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләреннән.  Сайлап алу турлары йомгаклары буенча  II турга  74 конкурсант узган:  аларның 30ы Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән.  Конкурс 3 этапта үткәрелә: I тур – сайлап алу; II һәм III турлар - телевизион, алар ноябрьдә  Казанда булачак һәм  «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Конкурсның йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 18.00 дә «Пирамида» да булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International