Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында милләтара низагларны булдырмау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм милли сәясәт өлкәсенә кагылышлы эш алып баручы мәдәният хезмәткәрләре катнашында милләтара низагларны булдырмау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина рәислек итте. Экспертлар буларак галимнәр Дамир Шаһабиев, Резеда Галихуҗина чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International