Халык бердәмлеге көнендә «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең йомгаклау концерты була

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең йомгаклау концерты була. Әлеге фестивальнең максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту  һәм бер-берсен рухи баетуына юл ачу, күпмилләтле Татарстан мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру. 

Фестиваль өч этапта, 5 номинациядә уздырыла. Йомгаклау концертында республиканың барлык муниципаль районнарыннан иҗат коллективлары чыгыш ясый. Иң яхшы 40 номерда 250гә якын кеше катнаша. 

264-73-98, 89196390059

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International