«София Гобәйдуллинаның аһәң киңлекләре» абонементы 24 октябрьдә – София Әсгать кызының туган көнендә – Казан Ратушасында «ЮБИЛЯЦИЯ» дигән концерт (латинчадан - тантана) белән ачылды. Шушы программа белән София Гобәйдуллина үзәге композиторның 85 еллыгына багышланган тантаналарны башлап җибәрә. Шушы зур вакыйгага багышланган конференция булып узды инде. Анда галимнәр, музыка белгечләре, музыкантлар, София ханымның иҗатына гашыйк кешеләр катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте