Октябрьнең 22сеннән 26сына кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә комплексы территориясендә «АРТ–галерея. Казан 2015» күргәзмәсе оештырылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән шунда ук Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елына багышланган кече архитектур формалар иҗади конкурсы узды. “Алга” дип аталган бу конкурс Казанда бишенче тапкыр үткәрелә.
Быел конкурс шәһәр тирәлеген төзекләндерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. 23 гариза бирелде. 8 кеше төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте