Татарстаннан мәктәп укучысы «Брайль алфавиты белән язылган эссе» халыкара конкурсында җиңеп чыкты

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

«Брайль алфавиты белән язылган эссе» халыкара конкурсын Европа Сукырлар берлеге «Онкио Ко, Лтд» һәм «Брайль Майничи» компанияләре исеменнән күзләре күрмәүчеләрне мәгълүмат алу һәм җәмгыять тормышында якыннан катнашу чарасы буларак  Брайльдән файдалануга тарту  максатларында оештыра.  

Россия бу конкурста алты ел рәттән катнаша. Һәм быел беренче тапкыр 14 ил вәкилләре арасыннан төп бүләккә Татарстаннан мәктәп укучысы Владислав Иванов лаек булды. Ул – Лаеш махсус (коррекцион)  III-IV төр гомуми белем бирү интернатының  8 сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International