«Джаз һәм Казан» халыкара фестивале

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең 19 ыннан 21 енә кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  «Джаз һәм Казан» икенче халыкара  фестивале уздырыла.  

Фестиваль концертлар, джем-сейшен, осталык дәресләре һәм иҗади очрашулар рәвешендә үтә. Ул төрле яшьтәге кешеләр өчен оештырыла һәм башкаручылар белән тамашачылар арасында хис югарылыгында тыгыз элемтә урнаштыруны күздә тота. 

«Джаз һәм Казан» икенче халыкара  фестивалендә Россия һәм чит ил сәхнәләрендә танылу алган күренекле джаз башкаручылар катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International