«Татарстан – туган йортыбыз» республика этномәдәни фестивале ачылды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында  «Татарстан – туган йортыбыз» республика этномәдәни фестивале ачылды.  

1 октябрьдән зоналарда сайлап алу турлары башланды.

Катнашучылар вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм музыка уен коралларында уйнау номинацияләрендә көч сынашачак.   

Зона турлары:

Буа, 2 октябрьәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары).

Чаллы, 6 октябрь (Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре,  Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары).

Нурлат, 7 октябрь (Чистай, Спас, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай районнары).

Арча, 9 октябрьеләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә районнары).

Лениногорск, 13 октябрь (Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары).

Казан, 14 октябрь (Казан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, балык Бистәсе районнары).

Сарман, 16 октябрь (Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары).

Зона турларында җиңүчеләр Казанда 4 ноябрьдә фестивальнең йомгаклау концертында катнашачак.

237-97-88, 8906-122-45-62

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International