3 октябрьдә Камал театрының зур сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча «Галиябану» спектакле премьерасы була. Спектакльдә сәхнә бизәлешенә зур игътибар бирелгән.
1918 елда спектакльне беренче тапкыр сәхнәгә куйганда режиссер Габдулла Кариев һәм рәссам Павел Беньков булган бизәлеш кирәк-яраклары белән генә канәгатьләнмичә, Балтач районының Әтнә авылына ирләр һәм хатын-кызлар милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эскәтерләр, сөлгеләр җыю өчен экспедициягә чыгалар. Бизәлеш көнкүрешне һәм тормышны чагылдыру ягыннан шул дәрәҗәгә җитә ки, сәхнәдәге йорт нәкъ чынбарлыктагыча кабул ителә. Сәнгать образы тудырганда детальләргә зур игътибар бирү тамашачыларның спектакльне уңай кабул итүенә, шулай ук актерларның роль башкаруына зур йогынты ясый.
«Галиябану»ны 1929 елда режиссер Г.Девишев романтик, поэтик театр стилендә башкара. Рәссам П.Сперанскийның бизәлештә гомумиләштерү алымы белән бергә натуралистик детальләр кулланыла: авыл кешеләре кия торган чын костюмнар, чын салам кулланыла, сәхнә буйлап тавыклар йөри.
«Галиябану»ның 1952 елда (режиссер К.Тумашева) һәм 1972 елда (режиссер Х.Сәлимҗанов) куелышына бизәлешне Б.Урманченың укучысы М.Сутюшев башкара. Ә пьесаның быелгы, унынчы юбилей куелышының рәссамы Булат Ибраһимов бизәлештә бердәй стильгә ирешергә омтыла. Ул туку сәнгате мотивларын кулланып табигать һәм авыл күренешләрен, йорт эче тирәлеген бирә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте