Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале һәм Р. Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестиваленең товар билгеләре теркәлде. Бу турыда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының яңа сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә аның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Фестивальләрнең брендлары Товар билгеләре дәүләт реестрында теркәлде. http://kazan-opera.ru/festivals/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте