Минзәлә районында марийларның традицион мәдәнияте бәйрәме «Семык» узды

2015 елның 16 июне, сишәмбе

13 июньдә Минзәлә районының Калтаково авылында марийларның традицион мәдәнияте бәйрәме «Семык» узды.  

Бәйрәм кунакларын авылның үзәк урамына керү урынында куелган символик капка янында милли киемнәр кигән авыл кешеләре ипи-тоз белән каршы алды. Йортларның ишегалдында милли ризыклар куелган өстәлләр хәстәрләнгән иде. Авылның үзәк мәйданында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан килгән делегацияләр парады башланды.  

Бәйрәм фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар чыгышларына, төрле бәйге-уеннарга бай булды, марийларның иң чибәр кызын сайлап алу конкурсы узды.

Күңел ачу кичкә кадәр дәвам итте, анда барлыгы биш меңгә якын кеше катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International