27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бөтенроссия китапханәләр көне Россия Президентының 1995 елның 27 маендагы Указы белән булдырылган. Бу дата илнең беренче дәүләт китапханәсе – Император публик китапханәсе (хәзерге Россия милли китапханәсе) нигезләнгән көнгә – 1795 елның 27 маена багышлап алынган.
Ел саен Бөтенроссия китапханәләр көнендә бөтен ил буенча китап һәм укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән балалар һәм өлкәннәр өчен төрле форматтагы чаралар уза. Чараны үткәрү «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максат һәм бурычларына туры килә. 27 майга махсус программаны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әзерләде.
Чаралар
· 12:00 Китапханәче белән каппинг: Җәйге тарихлар (12+). ТЕРКӘЛҮ
· 14:00 Китап бастыру буенча остаханә (6+). ТЕРКӘЛҮ
· 16:00 Китап бастыру буенча остаханә (6+). ТЕРКӘЛҮ
· 14:00 Балалар өчен воркшоп | Үсеп килүче китапханәче (6+). ТЕРКӘЛҮ
· 15:00 Өстәл уены-йөреш | Тукай белән Казан буйлап (6+). ТЕРКӘЛҮ
· 17:00 Укулар | Китапханәне ачу: перформатив коллекцияләү (12+). ТЕРКӘЛҮ
· 19:00 Атнага бер пластинка | Ачык микрофон форматында (0+). ТЕРКӘЛҮ
Экскурсияләр
· 11:00 Китапханә һөнәренең серләре (6+)
· 12:00 Сакчылар (6+)
· 14:00 Сакчылар (6+)
· 16:00 Сакчылар (6+)
· 21:00 Кешелекнең портреты (16+)
Моннан тыш, 27 майда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә еллык китап кирмәне узачак һәм «КИТАП АМНИСТИЯСЕ» дигән яңа акция старт алачак. Әгәр сезнең өй киштәсендә китапханә китабы «кунакта артык торып калган» икән – борчылмагыз, аны елмаеп, штрафсыз һәм шелтәсез кире кайтарыгыз. Китапларны китапханәгә кайтару миссиягез башка укучыларга яңа маҗарага юл алырга ярдәм итсен!