13 июньдә Минзәлә муниципаль районының Калтак авылында «Семык» марый халкы мәдәнияте бәйрәме уздырыла.
Марыйларның борынгы бәйрәме «Семык» җәй башында үткәрелә. Халык бу көнне бакыйлыкка күчкән туган-тумачаларын искә ала, аларның рухына дога кыла, хуҗалык һәм көнкүреш эшләрендә алардан фатиха сорый. Хәзерге вакытта «Семык» фестиваль рәвешен алды. Анда катнашучыларның милли костюмнар киюе шарт. Халык җыр-биюләре, уен-бәйгеләре, милли инструменталь музыка – бәйрәм бизәге. Моннан тыш, «Марый гүзәле –2015» республика конкурсы да берәүне дә битараф калдырмастыр. Бәйрәмдә республиканың төрле район-шәһәрләреннән, Йошкар-Ола шәһәреннән өч йөз тирәсе артист катнашыр дип көтелә.
Өстәмә мәгълүмат: http://www.tatfolk.ru/.
Хөрмәтле журналистлар!
Мәкалә язу мәсьәләләре буенча 89172699567 телефонына шалтыратырга мөмкин (Фәнзилә Хәким кызы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте