1 июньдә Төрки халыкларның уникенче “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачыла

2015 елның 29 мае, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне Казанда 1 июньдә ачылачак Төрки халыкларның уникенче “Нәүрүз” халыкара театр фестивале чараларына көтеп калабыз.  

1 июнь. 11.00 – матбугат конференциясе: матбугат үзәге

2 июнь. 16.30 -  "Россиянең иң яшь театры" матбугат конференциясе. Спикерлар: Кырым татар  дәүләт  театрыМатбугат үзәге

3 июнь. 10.30 – Истанбул дәүләт театры артистлары  белән очрашу. Төрек драматургы Халдун Танерның 100 еллыгына багышланган халыкара сәхнә әсәрләре конкурсы турында фикер алышу. Матбугат үзәге.

19.00 -  Олег Лоевский лекциясе: "Европа театрларында шәрык мотивлары". "Смена" хәзерге заман мәдәнияте үзәге.

4 июнь. 16.30 -  "Нәүрүз-2015: казах театры" темасына түгәрәк өстәл. Спикерлар: Казахстанның фестивальдә катнашучы барлык театрлары вәкилләре. Матбугат үзәге.  

5 июнь. 10.00 -  "Театрның үсеш юнәлеше: Көнчыгыш-Көнбатыш" халыкара конференциясе. Спикерлар: төрки театрлар, Европа һәм Россия театрлары вәкилләре. "ШТАБ" креатив индустрия резиденциясе, Татарстан 20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International