Сочида «Бәллүр компас» милли премиясен тапшыру тантанасы узды.
10 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында Россиянең төрле почмакларыннан, Европадан һәм Көньяк Америкадан галимнәр катнашты. Быел барлыгы Россиянең 75 торак пунктыннан, дөньяның 10 иленнән 170 проект катнашты.
«Гражданлык позициясе» номинациясендә Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең “Татарстан – бармак очларында” махсус проекты җиңеп чыкты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте