30 майда Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау туры була.
Конкурс сынавы йомгакларына нигезләнеп фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары билгеләнәчәк, ә иң яхшы дип табылган коллективлар Чабаксар шәһәрендә “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә барачак. Моннан тыш, йомгаклау турын узгач, артистлар Иске Казан музей-тыюлыгының Музей-крепостендә узачак татар фольклоры бәйрәмендә катнашачаклар. Сәгать икедә башлана.
Хөрмәтле журналистлар!
20 май сәгать унда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында әлеге вакыйгага багышланган матбугат конференциясе була.
292-00-39 Соловьева Талия Камилевна.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте