16-17 майда Татарстанда «Музейда төн һәм көн» акциясе уздырыла. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин сөйләде. Мондый акция республикада беренче тапкыр 2007 елда уздырылды. Быел ул 18 майда билгеләп үтеләчәк Халыкара музейлар көне уңаеннан үткәрелә. Узган елда бәйрәмдә 40 меңгә якын казанлы һәм башкала кунаклары катнашкан иде. Быел исә бу көнне Татарстанның дәүләт музейларында эшләүче барлык даими экспозицияләргә керү бушлай булачак.
Акциянең төп мәйданчыклары – Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, аның Хәзерге заман сәнгате галереясе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы. Башка музейларда да бу көнне бик бай программа әзерләнгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте