Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районы Мальцево авылында яңа мәдәният йортын ачуда катнашты

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре вакытында Мальцево авылында  яңа мәдәният йорты ачу тантанасында катнашты. Яңа бина 50 урынлык, анда сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат студиясе урнашкан.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авылга ярдәм мәсьәләләренә Татарстанда аерым игътибар бирелә. Бу республикада яшәүче һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калуга бәйле.

"Авыл хуҗалыгы – иң мөһим тармакларның берсе. Акчабыз булса, без азык-төлек продуктлары сатып ала алабыз. Әмма Россиягә чит илләрдән сыйфаты бик яхшы булмаган продуктлар да кертелүен күрәбез без. Үзебездә җитештерелгән продуктлар иң яхшысы", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, республика программаларының күбесе авылга ярдәмне күз алдында тота. Алар бар да киләчәктә дә эшләячәк, диде ул.

"Авылга нәрсә кирәк соң? Иң беренче чиратта юллар. Аннары газ һәм су белән тәэмин ителеш, электр көче, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Әмма монда клуб булмаса, мәктәп тә булмаса, кибет тә булмаса, эш урыннары да булмаса, бу торак пункты кешеләрне җәлеп итә алмаячак".

Рөстәм Миңнеханов авыл халкын яңа мәдәният йорты ачылу белән котлады, шулай ук клуб җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгыту өчен акчалата сертификат бүләк итте.

Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мальцево авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International