9 майда иртән «Иске су башнясы» күргәзмә залында фронтовик рәссам Җәгъфәр Булатның «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган эшләреннән төзелгән күргәзмәсе ачыла.
Җ.Г.Булат (Тимербулат) — график, рәссам, педагог, Татарстан сәнгатендә сугыш күренешләрен сурәтләүче беренче рәссамнардан санала. Әлеге күргәзмәдә аның кырыкка якын эше куелган.
Күргәзмә 9 июньгә кадәр эшли.
+7 (917) 2656547 E-mail: ostrov_grad@mail.ru; www.ostrovgrad.org
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте