“Әкият” курчак театры яңа сезонга премьера әзерли

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры тамашачыларына яңа сезонга премьера әзерли. “Волшебник Изумрудного города” спектакле Александр Волков әкияте һәм Анна Богачева инсценировкасы буенча куела.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Илдус Зиннуров, рәссам-куючы — Лилия Җамалетдинова, композитор — Юрий Чаплин, пластика – Гүзәл Мәннапова.

Әлеге әкият тамашачыга инде күптәннән һәм яхшы таныш, әмма режиссер һәм рәссам аны заманчалаштырып, тамашачы өчен актуаль һәм яшьләрчә форматта тәкъдим итәргә ниятли.

“Спектакль дуслык, серлелек, гади булмаган геройларның онытылмаслык маҗаралары хакында. Нәни тамашачылар Элли атлы кечкенә кыз һәм аның дуслары белән сихри дөньяда булып кайтачак, аларны анда бик күп вакыйгалар көтә”, - ди Илдус Зиннуров.

Премьера октябрь аена билгеләнгән, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International