Нуриев фестиваленә быел Ковент-Гарден, Нью-Йорк Сити Балет, Зур һәм Мариинский театрларның солистлары чакырылган

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

15 29 майда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә  Рудольф Нуриев исемендәге  XXVIII Халыкара классик балет  фестивале уздырыла.  

Бу мәртәбәле форум Л.Минкусның «Дон Кихот» балеты белән ачыла. Фестиваль афишасында чираттагы спектакльләр – «Аккош күле» (П.Чайковский) һәм «Жизель» (А.Адан). Балет сөючеләр күп кенә гүзәл сәхнә әсәрләрен, атаклы биючеләр тудырган образларны тамаша кылачак. Минкус балеты белән ачылган форум аның «Баядерка» балеты белән ябылачак та.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International