Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Бөек Җиңү солдатлары» дигән фотоальбом дөнья күрде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан чыгарылды.
Сукыр ветераннарның хәзерге вакытта исәннәре турындагы фотоальбом китапханәнең оештыру-методик бүлеге тарафыннан әзерләнгән.
Фотоальбомны тәкъдим итү 6 майда була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте