Казанда XII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлады

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Кичә, 5 майда Казанда 1 – 5 июньдә узачак XII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлады. Спектакльләр Камал, Тинчурин, Качалов, рус һәм татар яшь тамашачылар театрлары сәхнәсендә узачак.   Билетларны театр кассаларында, шулай ук интернет челтәрендә алырга мөмкин.  

«Нәүрүз»не оештыручылар быелгы программаның үзенчәлекле булуы турында әйтә киләләр.  Беренчедән, фестиваль беренче тапкыр катнашучы илләрдән берсенең – Казахстанның театр мәдәниятенә багышланган.  Икенчедән, фестиваль кысаларында дөньяның театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга –  «Театрның үсеш юнәлешләре: Европа-Азия» халыкара конференциясе уздырыла.

«Нәүрүз»нең афишасында быел – 17 спектакль. Аларны Азәрбайҗан, Алтай, Дагстан, Казахстан, Кырым, Төркия, Татарстан, Тува, Хакасия һәм Якутия театрлары куячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International