Казан консерваториясендә югары уку йортлары педагоглары – Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклеләре ачык лекцияләр һәм осталык дәресләре уздыра. Бу чаралар «Калеб-ЛИКБЕЗ» дигән яңа проект кысаларында үткәрелә. Аларда теләгән һәркем – музыка сөючеләр, профессиональ музыкантлар катнаша ала.
Беренче очрашу 1 апрельдә узачак. Көлке көне булуга карамастан, тамашачыларны иҗат турында җитди сөйләшү көтә. Тамашачылар белән интерактив әңгәмә форматындагы, тренинг элементлары да булган «Тормыш рәвеше буларак иҗат яисә ишетер өчен ничек тыңларга кирәк» дигән лекцияне күренекле композитор Радик Сәлимов укый (рус телендә).
«Калеб – ЛИКБЕЗ» – мәгрифәти максатлар күздә тотылган кече форматтагы очрашуларның яңа төре. Мондый очрашу-дәресләрнең беренче сериясе консерваториянең апрельдә билгеләп үтеләчәк 70 еллык юбилеена багышлана.
Керү бушлай. Кичке сәгать алтыда башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте