Бүген Г. Тукай исемендәге филармониядә «Халык көйләре» бөтенроссия фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе булды.
Фестивальнең беренче көнендә конкурс уздырыла – 23 мартта музыкаль коллективларны тыңлау көн буена дәвам итәчәк. Анда катнашырга Россиянең төрле төбәкләреннән халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары гаризалар бирде. Катнашучыларның саны 400дән артып китә. Конференциядә журналистларның сорауларына аны оештыручыларның берсе Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков җавап бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте