2 мартта – Александр Пушкин белән Наталья Гончарованың никахлашкан көнендә – «Мәскәү. Пушкин. Арбаттагы февраль кичләре» XVIII фестивале кысаларында Мәскәүдә «А.С. Пушкинның Арбаттагы музее» нда шагыйрьнең варислары, шулай ук Ганнибаллар һәм Гончаровлар нәселе дәвамчылары гаилә бәйрәменә җыелды.
Тантанада махсус кунак сыйфатында Казандагы Е.А.Боратынский музее (узган ел ул Пушкин музейларының халыкара берлегенә кабул ителгән иде) вәкилләре катнашты.
Пушкин 1831 елның 17 февралендә Арбаттагы йортта туй алдыннан ир-ат дусларын җыеп уздырган кичәдә, шагыйрьнең дусты буларак, Е.А. Боратынский да катнашкан.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте