Татарстан Республикасы Милли музее барлык студентларны бәйрәмгә чакыра

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда  (14.00 17.00) Татарстан Республикасы Милли музеенда студентларның традицион бәйрәме  («Татьянин день в музее») оештырыла. Мондый бәйрәм музейда менә берничә ел уздырыла инде.

25 гыйнварда бөтен Татьяналар үз исемнәре бәйрәмен билгеләп үтә.  Нәкъ шушы көндә патшабикә Елизавета Петровна 1755 елда Мәскәү университетын ачу турындагы указга кул куя. Шуннан бирле  университетның туган көне, ә соңрак бөтен студентлар бәйрәме шушы көнне билгеләп үтелә.  

Быел да музейда кызыклы ярышлар, бәйгеләр уздырыла, яшьләр тапкырлыкта, зирәклектә сынаша. Студентларга иҗади сәләтләрен һәм белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Иң актив катнашкан студентларның зачет кенәгәсенә бәйрәм тәмамланганда билге куелачак.  Барлык студентларга бүләкләр тапшырылачак, фойеда концерт узачак.

Бәйрәм программасы «Казан Дәүләт Университеты» дигән слайд-шоу күргәзмә белән тәмамланачак. Тамашачылар әлеге уку йорты белән бәйләнгән уникаль борынгы әйберләр, сирәк фотосурәтләр белән таныша ала.

+7 (843) 292-89-84 ; +7 (843) 292-32-18 www.tatmuseum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International