Мәдәният елына нәтиҗәләр ясалды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда узган Мәдәният елы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм мәдәният учреждениесе җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният елында узган иң мөһим вакыйгалар дип, Айрат Сибагатуллин “Болгар” музей-тыюлыгының “ЮНЕСКО” исемлегенә кертелүен, Казанның Төрки дөнья башкаласы итеп игълан ителүен, В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бинасының төзекләндерүдән соң ачылуын атады. “Быел Казанда бик күп “Әдәби ишегаллары” үткәрелде. Киләсе ел исә Татарстанда Әдәбият елы буларак игълан ителде, шуңа да “Әдәби ишегаллары”н республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларда да үткәрү теләге бар”, - диде ТР Мәдәният министры киләсе елга планнарны барлап.

Авылларда яңа 47 клуб салынган, иҗади коллективлар клубларда 400 ләп мәдәни чаралар уздырган, музейлар Татарстан буенча 30 лап күчмә күргәзмә оештырган...

Сүз уңаеннан, быел мәдәни учреждениеләрдә хезмәт куючыларның хезмәт хакы да арткан һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы хәзер 17 мең сумны тәшкил итә. Татарстанның 14 мәдәният учреждениесенә аппаратлы-программа булдыру өчен бюджеттан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ә 2014 елда мәдәният учрежденияләрен мәгълүматлаштыруга исә 6,2 миллион сум акча каралган.

2015 елның 29 гыйнварында ТР Мәдәният министрлыгы уздырачак коллегия утырышында исә 10 мәдәният учреждениесенә автомобильләр тапшырылачак, дип хәбәр итте министр Айрат Сибагатуллин.

Матбугат конференциясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә катнашты. “Безнең театр быел бик күп гастрольләрдә булды, яңа спектакльләр сәхнәләштерде, театраль чаралар уздырды. “Җәйнең бер көнендә” спектаклен аеруча да әйтеп үтәсе килә. Аның белән без 4 фестивальдә катнаштык, шул исәптән “Алтын битлек” фестивалендә дә. Татарстанның башка торак пунктларында 23 спектакль уйнадык, 6сын - авыл клубларында. Камал театры шәһәр тамашачысы белән генә чикләнеп калмый, авылларда да бик теләп чыгыш ясый”, - диде Ф. Бикчәнтәев.

ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, музей өлкәсендә ирешкән уңышларның иң мөһиме буларак Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль музейның булдырылуын атады. 2015 елның май аенда әлеге музей тулысынча эшли башлаячак һәм һәрдаим тулыланып торачак. Әлеге виртуаль музей сайты тест режимында эшли.

Матбугат конференциясендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Живой город” фонды директоры Инна Яркова, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, В. И. Качалов исемендәге Казан Рус зур драма академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, ТР Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский да катнашты.

2013 елда ТР Мәдәният министрлыгына 8 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, бу сумма 2014 һәм 2015 елда да үзгәрмәячәк.

Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы программасы кысаларында, 2014 елда ТӨРКСОЙ оешмасыннан исә Татарстан бюджетына 40 миллион сум чамасы акча күчерелгән булган.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International