15 һәм 30 гыйнварда 18.30да Казанның Яшь тамашачы театрында – Р.Нэшның «Яңгыр сатучы» спектакле белән хушлашу була.
Ричард Нэшның «Яңгыр сатучы» спектакле премьерасы театрда 1996 елның көзендә булган иде. Бу көннәрдә аңа 20 ел тулды.
Шушы еллар эчендә романтик спектакль һәрчак зал тутырып тамашачы җыя килде. Һәр тамашадан соң актерларны озаклап алкышлыйлар иде.
15 гыйнварда спектакль 270 нче тапкыр уйнала.Соңыннан тамашачылар белән очрашу булачак.
+7-953-409-43-01; e-mail: kazan_tuz.press@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте