10 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең XIII съезды узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Композиторлар берлеге рәисе Игорь Рингер һәм башкалар катнашты. Министр залдагы кунакларны берлекнең 75 еллык юбилее белән тәбрикләде, кайбер композиторларга, музыка белгечләренә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте