Казанда «Филармониада» сәнгать фестивале узачак

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

5 –14 декабрьдә Казанда җиденче тапкыр  «Филармониада» сәнгать фестивале узачак.  Анда СССРның халык артисты Владимир Зельдин,  Мария театры солистлары, Мәскәү театрлары артистлары, Мәскәүдән  «Musica Viva» камера оркестры, «Gospel Live Revue» вокал коллективы (АКШ), «Artnovi Quartet» кыллы квартетыәскәү), «Twins Piano Duo» электрон төркемеәскәү), Тэ-Хен-Ким (Көньяк  Корея), төрки илләрдән сәнгать әһелләре,  «Евгений Панфилов балеты» театры, Татар дәүләт филармониясе коллективлары катнаша.

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальгә багышланган матбугат конференциясе булды.  

“Филармониада”да тугыз көн эчендә 150 артист катнашачак. Чараларга 6000 тамашачы килер дип көтелә.

+7 843  277 18 12, +7 9053126758

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International