Санкт-Петербургның мәдәни-эшлекле миссиясе көннәрендә 4 декабрьдә кичке сәгать җидедә ДЗКЗда «БИС-КВИТ» (Санкт-Петербург) камера оркестры концерты була.
«БИС-КВИТ» камера оркестрын 2002 елда Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург музыка көллияте студентлары оештырган. Яшьләр рус халык уен кораллары белән тембр саксофон һәм бәрмә уен коралларын бергә кушып үзенчәлекле музыка уйный. Ансамбльдә әлеге көллият, Санкт-Петербург Консерваториясе, Санкт-Петербургның мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары һәм аларны тәмамлап чыккан музыкантлар катнаша.
Аккредитация өчен: prtatar@yandex.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте