Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Милли китапханәнең яңа бинасын төзү турындагы мәсьәлә каралды. Аның буенча мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.
Бүгенге көндә Милли китапханәдә саклана торган китаплар саны бинага куела торган нормативлардан 8 тапкырга артып китә.
Мәдәният министры китаплар саклана торган шартлар китап фондларының гына түгел, бәлки китапханә урнашкан, федераль һәм төбәк архитектура һәйкәлләре булган биналарның саклануына да куркыныч тудыруын искәртеп үтте. Милли китапханә өчен бина мәсьәләсе узган гасырның 60 елларында ук куелган булган. Әмма аның әле дә хәл ителгәне юк. Министр бу өлкәдә нинди кыенлыклар булуы, ниләр эшләнүе турында сөйләде, конкрет тәкъдимнәр кертте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте