«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бер картинадан торган күргәзмә ачыла

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

27 ноябрьдә кичке сәгать дүрттә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бер картинадан торган күргәзмә ачыла. А.С. Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музее Казанга үз тупланмаларында сакланучы мәшһүр картиналарыннан берсен – француз рәссамы Альбер Маркеның «Парижда кыш. Бурбон яр буе» әсәрен алып килә.

28 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр XX гасырның иң талантлы рәссамнарыннан берсе иҗат иткән бу әсәр «Хәзинә»дә күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International