2 декабрьдә Камал театрында яшь башкаручыларның VI «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының йомгаклау концерты була

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

2 декабрьдә кичке сәгать җидедә Камал театрында яшь башкаручыларның   VI «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының йомгаклау концерты була.

Конкурска Казаннан һәм Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән, Уфадан һәм Башкортостаннан 150 заявка керде. Ул өч турда узды.

Концертка билетлар сатылып беткән инде. Катнашучылар хәзер репетиция ясый. VI конкурс  узганнарыннан татар халкының бөек җырчысы Хәйдәр Бигичевның 65 яшьлеге уңаеннан  программага «Академик вокал» номинациясе кертелү белән аерыла. Күп кенә конкурсантлар Бигичев репертуарына кергән әсәрләр башкарды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International