8 – 10 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 75 еллыгына багышланган тантаналар уза.
8 декабрьдә тантана уңаеннан ДЗКЗ сәхнәсендә Дәүләт симфоник оркестры зур концерт бирә. 9 декабрьдә шунда ук Татарстан Республикасы композиторларының камера музыкасыннан төзелгән программа тәкъдим ителә.
10 декабрьдә иртәнге сәгать унда Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең XIII корылтае һәм хисап-сайлау җыелышы була. Шул ук көнне кич белән ДЗКЗда зур симфоник концерт юбилей чараларының иң күренеклесе булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте