«Мир» кинотеатрында “Венгрия кинофокусы” фестивале ачылды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

 24-28 ноябрьдә Казанның “Мир” кинотеатрында “Венгрия кинофокусы” фестивале уздырыла. Фестиваль программасын кино белгече Иван Форгач һәм режиссер Саболч Хайду тәкъдим итәчәк. Оештыручылар 24 һәм 25 ноябрьдә иҗади очрашулар һәм тамашачыларга Венгрия фильмнарын тәкъдим итү чаралары уздырырга ниятлиләр.

Бүген СССР һәм Венгрия кино әһелләренең уртак эше  - Миклош Янчо төшергән  «Йолдызлар һәм солдатлар» фильмы күрсәтелә.

Фестивальдә берничә картинаның премьерасы да була. Мисал өчен, Саболч Хайду “Мираж” фильмын тәкъдим итәчәк. Фильмның премьерасы Торонто шәһәрендә узган Халыкара фестивальдә булды, Россиядә исә ул Венгрия киносы фестивале кысаларында тамашачы игътибарына беренче тапкыр тапшырыла.

Фестивальнең тагын бер премьерасы − Корнел Мундруцо төшергән “Белый Бог” фильмы. Быел әлеге картина Канн кинофестивалендә «Алтын пальмалы эт» премиясенә лаек була һәм “Оскар” премиясенең “Иң яхшы чит ил фильмы” номинациясендә премиягә тәкъдим ителә. Россиядә бу фильм прокатка 2015 елда чыгачак.

Моннан тыш, тамашачыларга күп премияләр һәм бүләкләргә ия булган “Белые ладони”, “Звезды и солдаты”, “Туринская лошадь” кебек фильмнар да күрсәтеләчәк.

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, “Татаркино” дәүләт оешмасы һәм “Мир” кинотеатры оештыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International