Айрат Сибагатуллин: «Безнең театр Россиядә иң яхшылар рәтендә»

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин «Әкият» татар дәүләт курчак театрының 80 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның тәбрикләү  хатын укып китте һәм аның исеменнән театр директоры Роза Яббаровага яшь артистларны чит илгә стажировкага җибәрергә сертификат тапшырды. 

«Мин үземне әкият дөньясындагыдай хис итәм,- диде Айрат әфәнде. – Безнең театр    Россиядә иң яхшысы, һәрберебез шуның белән горурлана ала».  

ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дюсен Касеинов та үзенең чыгышында театрны юбилее белән кайнар котлады һәм «Әкият»не төрки илләрдә яхшы белүләре турында сөйләде. 

Соңрак артистларга бүләкләр, мактау билгеләре, грамоталар  тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International