Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы уза

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

22 һәм 23 ноябрьдә Казанның 2 нче балалар музыка мәктәбе базасында Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы уздырыла. Илледән артык хор конкурсның башта федераль округ, аннары йомгаклау этабына узу хокукы өчен көч сынашачак. Болар: дүрт категориядә – үзешчән балалар хорлары, өйрәнчек балалар хорлары, бер төрдәге һәм катнаш үзешчән хорлар, бер төрдәге һәм катнаш профессиональ хорлар – сайлап алу туры узган коллективлар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International