20 ноябрьдә Россия җәмәгатьчелеге Л.Н.Толстойны искә алу көнен билгеләп үтә. Шушы көнне көндезге сәгать бердә Татарстан Республикасы Милли музеенда бөек язучының Казан император университетына укырга керүенә 170 ел тулуга багышланган «Мине онытмавыгызны үтенәм…» дигән кичә уздырыла.
Музей хезмәткәрләре «Лев Толстой һәм университет» дигән темага лекция тәкъдим итәчәк, Казанда Л.Н. Толстой музееның булачак экспозициясенә кагылышлы фикер алышу булачак.
(843) 292-32-18, (843) 292-18-40
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте