Татарстан мәркәзендә Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү Елын ябуга багышланган тантаналы чаралар узачак

2014 елның 14 ноябре, җомга

20-21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мәркәзендә Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү Елын ябуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

ТӨРКСОЙ Даими советының 32 нче утырышы – төрки телле илләрнең мәдәният министрлары катнашачак очрашу (21 ноябрь, Казан Ратушасы) – программада иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. ТӨРКСОЙ әгъзалары булган илләр делегацияләренең җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашачак.

Аккредитация: prtatar@yandex.ru, 264-73-98, 8919-639-00-59.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International