Айрат Сибагатуллин: «Ульяновск өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен яхшы шартлар булдырылган»

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

10 14 ноябрьдә Ульяновск өлкәсендә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырыла. Проектны ачу тантанасында Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Очрашу барышында киләчәккә планнар, милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү буенча бергәләп хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында багланышлар Советлар Союзы чорында ук шактый көчле иде, хәзер дә алар дустанә мөнәсәбәттә, дип сөйләде Сергей Морозов. Ул шулай ук  якын арада Ульяновск өлкәсендә тормышка ашырылачак проектларда татар мәдәнияте элементлары кертеләчәген белдерде. Мәсәлән, төбәктә төзелгән «Йөз халык җыры исемлеге»нә татар җырлары да урын алачак, әдәбият әһелләренә багышланган мәртәбәле проектта  Кол Гали исеме искә алыначак, «Обломовкада – туй» фестивале программасында традицион татар туе буенча осталык дәресләре дә кертеләчәк.

Айрат Сибагатуллин Ульяновск өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен уңай шартлар булдырылуын билгеләп үтте. «Сез – иң яхшы күршеләребез һәм дусларыбыз. Хезмәттәшлегебез уңышлы дәвам итәр, дип ышанам. Сезнең төбәк делегациясен Татарстанда Ульяновск өлкәсе мәдәнияте көннәрендә көтеп калабыз», - диде министр.

Очрашу барышында ике төбәк арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International