Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашу булды

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Төрекмәнстан мәдәният министры урынбасары  Атагилде Шамурадов җитәкчелегендә Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.  

«Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре Татарстанның мәдәни тормышында күренекле вакыйгаларның берсе булыр, безнең тугандаш халыкларыбызның тагын да якынаюына ярдәм итәр, Россия-Төрекмәнстан мәдәни хезмәттәшлеген үстерүгә лаеклы өлеш  кертер дип ышанам», - диде Айрат Сибагатуллин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International